Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда пенсионерларга һәм ятимнәргә түләүләр артачак

Татарстанда 2024 елдан 2026 елга кадәр халыкка социаль ярдәм турында республика кануны белән билгеләнгән айлык түләүләрне индексацияләү үткәреләчәк. Бу хакта республика Хөкүмәтенең рәсми сайтында хәбәр ителә.

Документ нигезендә, һәр елның 1 гыйнварыннан башлап, түләүләр күләме 1,04 процентка артачак. Индексация хезмәт ветераннарына, төбәкнең дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән затларга, тыл хезмәтчәннәренә, репрессиядән реабилитацияләнгәннәргә һәм ятимнәргә кагылачак.

Моннан тыш, шулай ук җәмәгать транспортында йөрү һәм өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләрдә алты яшькә кадәрге балалар өчен дарулар сатып алу өчен субсидияләр индексацияләнәчәк. Шулай ук мәктәп укучылары туклануы өчен түләүләрне арттыру планлаштырыла.

Чыганак:https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstanda-pensionerlarga-m-yatimnrg-tllr-artachak

Фото: ©«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев