Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда мобилизацияләнгән кешеләрнең гаиләләренә өстәмә ярдәм булдырырга телиләр

Татарстан хакимияте өлешчә мобилизация кысаларында запастан чакырылган гражданнарның гаиләләренә ярдәм итү өчен өстәмә ярдәм чаралары билгеләргә тели. Республиканың Министрлар Кабинеты карары проектын ТР Хезмәт, халыкның хезмәт белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хуплаган. Әлеге документ «Рәсми Татарстан» порталында басылып чыккан, ришвәтчелеккә каршы экспертиза 21 октябрьгә төгәлләнергә тиеш.

Проектта, аерым алганда, республикада даими яшәүче, яңа туган балалары булган мобилизациягә эләккән гаиләләргә балалар кирәк-яраклары җыелмасы биреләчәк. Әлеге җыелмаларны биргәндә җан башына туры килгән керемнәр исәпкә алынмый.

Запастан чакырылганнарның гаилә әгъзасы булган пенсионерлар санаторий-курорт дәвалануына юлламаларны беренче чиратта алуга хокуклы булачак. Мобилизациягә эләккән гражданнарның гаилә әгъзасы булган өлкән яшьтәге кешеләр һәм беренче, икенче төркем инвалидлар өчен өйдә күрсәтелә торган социаль хезмәтләрне бушлай була.

Мобилизациягә эләккән гражданнарның гаилә әгъзаларына картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортларга, шулай ук психик авырулы гражданнар өчен интернат-йортларга социаль хезмәт күрсәтү өчен кабул итүгә өстенлекле хокук бирелә.

Моннан тыш, эш бирүчеләргә мобилизацияләнгән хезмәткәрләргә бер тапкыр түләнә торган өстәмә социаль гарантияләр булдыру да киңәш ителә. Шулай ук аларга мобилизациягә эләккән хезмәткәрләрнең гаилә әгъзаларына өстәмә ярдәм чаралары билгеләргә дә киңәш итәләр.

Моннан тыш, мобилизацияләнгән кешенең гаилә әгъзасы үзенә туры килердәй эш эзләү өчен теркәлгән булса, мәшгульлек хезмәте органнары гариза биргән көннән алып өч көн эчендә аны эшсез дип тану турында карар кабул итәчәк.

Мобилизацияләнгән гражданнарның эшсез дип танылган гаилә әгъзаларының бизнес-планнарын карау бизнес-планнарны бәяләү буенча эксперт советлары утырышларында өстенлекле тәртиптә үткәреләчәк.

 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев