Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда мобилизация игълан ителү турында хәрби комиссар приказы – тулы текст

Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин республика территориясендә өлешчә мобилизация игълан ителү турында приказ чыгарды. Әлеге документның тулы тексты түбәндәгедән гыйбарәт:

«Россия Федерациясе Президентының 21 сентябрь, 2022 ел, № 647 Указы нигезендә, 2022 елның 21 сентябре 09 сәгать 00 минуттан Татарстан Республикасы территориясендә өлешчә мобилизация игълан ителде.

Боерык бирәм:

  1. Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәүче, мобилизацион боерыкларга (мобилизационное предписание) ия булучы яки муниципаль берәмлекләрнең хәрби комиссариатларыннан шәхси повесткалар алучы запастагы барлык офицерларга, прапорщикларга, мичманнарга, сержантларга, старшиналарга, солдатларга һәм матросларга шәхси повесткаларда күрсәтелгән срокта һәм шунда күрсәтелгән пунктларга килергә, ә шәхси повесткалар алмаган очракта – мобилизацион боерыкларда күрсәтелгән срокта һәм шунда күрсәтелгән пунктларга килергә. Татарстан Республикасы территориясендә вакытлыча яшәүче запастагы гражданнарга хәрби учетка куелу урыны буенча хәрби комиссариатка үзләренең кайда булуларын күрсәтергә.
  2. Мобилизацион боерыкка ия булмаган һәм муниципаль берәмлекләрнең хәрби комиссариатларыннан повесткалар алмаган запастагы офицерларга, прапорщикларга, мичманнарга, сержантларга, старшиналарга, солдатларга һәм матросларга чыгып китү-кайту тәртибен хәрби учетка куелу урыны буенча хәрби комиссариатларда килештерергә.
  3. Бу боерыкның 1 параграфы нигезендә чакырылучы запастагы офицерларның, прапорщикларның, мичманнарның, сержантларның, старшиналарның, солдатларның һәм матросларның, мобилизация буенча килгәндә, мобилизацион боерыкларда һәм шәхси повесткаларда күрсәтелгән документлары һәм шәхси әйберләре булырга тиеш.
  4. Оештыру-хокукый формаларына һәм милек формаларына бәйсез рәвештә, оешмалар җитәкчеләренә, бу боерыкның 1 параграфы нигезендә чакырылучы гражданнарны эштән һәм хезмәттән азат итәргә, алар белән тулысынча исәп-хисап ясарга, аларга хезмәт хакын түләргә һәм, мобилизацион боерыкларда һәм шәхси повесткаларда күрсәтелгән срокта һәм шунда күрсәтелгән пунктларга килүләрен тәэмин итәргә.
  5. Оештыру-хокукый формаларына һәм милек формаларына бәйсез рәвештә, оешмалар җитәкчеләренә, транспорт чараларына ия булучы гражданнарга, аерым боерык нигезендә, төзек автомобильләрен, юл төзелеше транспортын, күтәргечле транспортны һәм башка машиналарны һәм механизмнарны муниципаль берәмлекләрнең хәрби комиссариатлары нарядларында күрсәтелгән срокта һәм шунда күрсәтелгән пунктларга китереп куярга.
  6. Мобилизация буенча үзләренә күрсәтелгән срокта һәм күрсәтелгән пунктларга килмәгән Россия Федерациясе гражданнары һәм муниципаль берәмлекләрнең хәрби комиссариатлары нарядлары буенча транспорт чараларын билгеләнгән срокта китереп куймаган, оештыру-хокукый формаларына һәм милек формаларына бәйсез рәвештә, оешмалар җитәкчеләре, шулай ук транспорт чаралары хуҗалары яки мобилизация буенча гражданнарның үз вакытында килүенә һәм транспорт чараларын китереп куюына комачаулаучылар Россия Федерациясе законы нигезендә җавап бирә.
  7. Бу боерыкны, оештыру-хокукый формаларына һәм милек формаларына бәйсез рәвештә, барлык оешмаларда игълан итәргә һәм аңлатырга», диелгән боерыкта. 

 

Фото: Михаил Захаров

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев