Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда җәмәгать урыннарында битлексез йөрергә рөхсәт иттеләр

Маска-перчатка киеп йөрү режимы кибетләрдә һәм җәмәгать транспортында элеккечә үк гамәлдә кала.

Татарстанда җәмәгать урыннарында маска һәм перчатка киеп йөрүне гамәлдән чыгардылар. ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар республика Хөкүмәте сайтында чыккан.

374 номерлы карарның 8 пунктындагы җиденче абзац нигезендә кибетләрдә, хезмәт күрсәтү урыннарында, транспортта һәм җәмәгать урыннарында маскасыз йөрү тыелган иде. Хәзер бу чикләү транспортта йөргәндә, кибеткә һәм хезмәт күрсәтү урыннарына кергәндә генә гамәлдә булачак, шулай ук бу очракларда перчатка кию дә мәҗбүри.

Алдарак «Татар-информ» Татарстанда кафеларның җәйге верандаларын ачарга рөхсәт итүләрен язган иде. 

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев