Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда җәмәгать транспортында QR-кодларны тикшерү тәртибен аңлаттылар

Җәмәгать транспортында QR-кодсыз пассажир ачыкланса, аңа карата административ хокук бозу турында беркетмә язылачак.

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстанның җирле үзидарә органнары һәм җәмәгать транспорты предприятиеләре җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды. Биредә 22 ноябрьдән республика территориясендә җәмәгать транспортында гамәлгә керәчәк чикләүләр белән таныштырдылар.

Видеоэлемтә аша узган чарада автотранспорт предприятиеләренә яңа эш тәртибен аңлаттылар. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

22 ноябрьдән 18 яшьтән узган пассажирларга теләсә кайсы җәмәгать транспортында (моңа такси һәм төбәкара маршрутлар керми) вакцинация узу турында QR-код һәм прививканың тискәре йогынтысы булуы турында рәсми документтан башка йөрү тыела.

Автовокзаллар һәм автостанцияләрдә шәһәр яны муниципальара маршрутларга билетлар QR-код күрсәткән очракта гына сатылачак.

Балигъ булмаган балаларга җәмәгать транспортыннан файдаланганда QR-код кирәкми, әмма алар тикшерүчеләр шикләнгән очракта үзләренең ничә яшьтә булуын әйтергә тиеш.

«Җәмәгать транспортында QR-кодны билет алганда тикшерергә ниятлиләр. Ягъни пассажирга билет бирер алдыннан кондуктор аннан QR-код сораячак. Код булмаса, пассажирга транспорт чарасыннан төшәргә туры киләчәк. Чикләүләр метрополитенга да кагыла. Метро станцияләренә QR-кодсыз керү тыела. Метрополитен станцияләрендә QR-кодның булу-булмавын турникет линияләре аша узганда тикшерәчәкләр», — дип искәрттеләр ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында.

Документларны махсус җиһаз ярдәмендә тикшерәчәкләр. Татарстан Президенты тиешле җиһаз сатып алу җәһәтеннән автотранспорт предприятиеләрен хуплады.

Җәмәгать транспортында вәкаләтле органнар тикшергән вакытта QR-кодсыз пассажир ачыкланса, аңа карата административ хокук бозу турында беркетмә тутырылачак. Аның нигезендә пассажирга кисәтү ясалачак яки бер меңнән 30 мең сумга кадәр штраф салыначак. Вазифаи затларны — 10-50 мең, юридик затларны 100-300 мең сум күләмендә штраф көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев