Татарстанда мәктәп тәмамлаган 6 укучы Бердәм дәүләт имтиханында 2 фәннән 200 балл җыйган
Татарстанда мәктәп тәмамлаган алты укучы Бердәм дәүләт имтиханын 200 баллга тапшырды, алар ике имтиханда да йөзешәр балл алды, дип хәбәр итә Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.
Түбән Каманың 10 нчы мәктәбен тәмамлаучы Полина Еланская һәм Чистайның 1 нче лицееннан Александра Гришанова икеләтә йөз баллы нәтиҗәләргә иреште. Алар рус теле һәм рус әдәбиятын 100шәр баллга тапшырды.
Тагын дүрт укучы химия һәм биологиядән 200 балл алды. Әйтик, иң югары баллны Мөслим гимназиясеннән Лиана Исмәгыйлева, Казанның 170нче лицееннан Камил Кәлимуллин, Түбән Каманың 35нче лицееннан Тимур Москвин һәм Чистайның 1нче лицееннан Арина Астафьева җыйды.
Моннан тыш, Татарстанда 153 укучы Бердәм дәүләт имтиханында бер фәннән 100әр балл алды.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-maktap-tamamlagan-6-ukucy-berdam-daulat-itixanynda-ike-fannan-200-ball-yigan-5872933
Фото: ©«Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев