Татарстанда мәктәп автобусы KIA белән бәрелешкәннән соң юл читенә төшеп киткән
Юл-транспорт һәлакәте 20 нче февраль кичке дүртенчеләр киткәч республиканың Саба районы Явлаштау авылында булган.
«Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр иткәнчә, биредә мәктәп автобусы һәм KIA автомобиле бәрелешкән.
Нәтиҗәдә, автобус та, җиңел автомобиль дә юл читенә төшеп киткән.
«Бәхеткә, авариядә беркем дә зыян күрмәгән. Урынга полиция хезмәткәрләре һәм коткаручылар килде. Алар автобусны юлга өстерәтеп чыгарды», - диде шаһитлар.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев