Татарстанда шәфкать туташы булып эшләүче Светлана Әхмәтҗанова лотереяга бер миллион сум акча откан. Ул хакта “Столото” лотереясы матбугат үзәге хәбәр итә. Моңа кадәр Светлананың кызы әнисен Мәскәүдә бер матур урында чәй эчкән һәм котлаулар кабул иткән хәлдә төшендә күрә. Чынлыкта шулай булып чыга да. Ул миллион сум акчаны кызына фатир алу өчен тотмакчы. Акча турында түгел, хыялларны чынга ашыру турында күбрәк уйлагыз, дип киңәш бирә бәхетле ханым. Сез акча отсагыз, аны нәрсәгә тотар идегез?
Вахит Саматов, табиб (Мамадыш районы):
–Сезнең сорауны ишеткәч, акча откан кебек булдым. Нишләтергә икән, дип аптырап та калдым. Безгә фатир, машина кирәкми, балаларныкы да бар. Туганнарымның балалары уку йортларында белем ала, шуларга ярдәм итәр идем. Аларның матди хәле җиңел түгел. Тагын авылыбыздагы мәктәпкә аппаратура алу, юлларны төзекләндерү өчен акча бирер идем. Дөрес, үземнең туган авылыма болай да кулдан килгәнчә булышып торам. Ярдәм итә алу үзе сөенеч китерә. Үзебезнең бөтен нәрсә бар, исәнлек һәм сәламәтлек кенә кирәк.
Гүзәл Рафикова, социаль хезмәткәр (Сарман районы):
– Беркайчан да зур суммада акча откан булмады. Балачакта 50 сум откан идем, ярдәмем тисен дип, балалар приютына кертеп бирдем. Хәзер бер миллион сум акча отсам, теге шәфкать туташы кебек, аны фатир алу өчен тотар идем. Фатирның үзкыйммәте беркайчан да төшми. Җитмәсә, калган сумманы кредитка алырга мөмкин. Зур күләмдәге акчаны вак-төяккә туздырасы килми. Эштә проектлар төзеп, грант акчалары откалыйбыз, ләкин ул тиененә кадәр шул эш өчен сарыф ителергә тиеш. Лотереяга акча оту минем өчен күктән төшкән бәхет булыр иде.
Наил Насыйбуллин, дүрт бала атасы (Лаеш районы):
– Безгә андый әйбер төс түгел ул. Яши-яши шуңа инандым: җиңел кергән акча җиңел чыгып та китә. Үз кул көчең белән кергән малның гына бәрәкәте бар. Эшләп тапмаган акчаның рәхәте юк. Күп балалы гаилә булгач, әлбәттә, нык тырышырга кирәк. Бер генә түгел, әллә ничә җирдә эшләргә туры килде. Шулай булса да, күңел тыныч. Балалар үсеп җитте, хәзер оныклар сөябез.
Илнар хәзрәт Зиннәтуллин, Казандагы “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы:
– Лотерея уеннарында катнашканым юк. Ислам дине буенча мондый уеннарда катнашу хәрам, гөнаһ санала. Шуңа күрә ул уенда уйнауны күз алдына да китерә алмыйм. Лотереяда уйнаганмын, отканмын икән, димәк, динемне оттырган килеп чыга. Бу – мөселманнар өчен оту түгел, оттыру. Шәригать ягыннан караганда, берәрсе лотереяга әйбер отып, соңыннан, ярамый икәнен аңлаган очракта, аңа ул акчаны хәйрия өчен тотарга кирәк.
Эльмира Шәрәфиева, Пенсия фонды хезмәткәре (Казан):
– Миллионнар отсам, әти-әни, туганнарым белән бүлешер идем. Бер өлешен авыру балаларны дәвалау өчен бирер идем. Күңелем шулай теләр иде минем. Икенчедән, кредит бар, аны каплар идем. Әти авырып тора, ул акча аның сәламәтлеген ныгытырга ярдәм итә алыр иде. Зур акчага ия булып, матди яктан тәэмин ителү генә кешедә канәгатьлек хисен арттырмый, аны тулысынча бәхетле итә алмый. Беренче чиратта, үзеңнең һәм якыннарыңның сау-сәламәт булуы кирәк.
Рөстәм Закиров, җырчы:
– Отканның куанычы булсын, әлбәттә. Акча булса, тотарга урын табыла инде. Кемгә нәрсә кирәк бит. Кемдер – машина, кемдер суыткыч ала. Юрганыңа карап, аягыңны сузасың. Чагыштырып карасаң, бер миллион – кем өчендер күп акча, кемдер аны шулкадәр зур суммага санамый. Ул шәп чит ил машинасы алырга да җитми. Яхшы фатир алу өчен хәзер кимендә 3 миллион сум акча кирәк. Без – җырчы гаилә, иркенләп дүрт-биш җырга әйбәт аранжировка ясатыр, берәр җырга клип төшерер идек. Концерт костюмнарын яңарту да зыян итмәс иде. Хыяллана башласаң, хыялның чиге юк аның.
Нет комментариев