(Казан, 22 декабрь, "Татар-информ"). Татарстанда 11 ай эчендә үлүчеләр саны 0,9 процентка кимеде. Бу хакта ашыгыч ярдәм коллегия утырышында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин сөйләде.
"Кан әйләнеше системасы авыруларыннан бер процентка, 2,1% - яман шештән, 7,3% - дисбактериоздан үлүчеләр саны кимегән", - дип аңлатты министр.
Аның сүзләренә караганда, соңгы елларда эшкә яраклы затларның үлүе азайды.
Инфаркттан 13,1 процентка, юл-транспорт һәлакәтләрендә 4,5 процентка үлүчеләр саны арткан.
Нет комментариев