Татарстанда көзнең беренче көнендә 24 градус җылы булачак
1 сентябрьдә Татарстанда җылы һава торышы саклана, явым-төшем көтелми. Бу хакта республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Көндез һава температурасы +19..+24 градуска кадәр күтәреләчәк. Төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил исәчәк, урыны белән аның тизлеге 14 метрга кадәр җитәр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев