(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 диагнозы куелган унберенче кеше вафат булды. Мәрхүм ир-ат 1976 елда туган, Әлмәт шәһәрендә яшәгән. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Ир-атка ике яклы пневмония диагнозы куелган. 2 июньдә аны Республика клиник онкология диспансерының Әлмәттәге филиалы базасында оештырылган вакытлы йогышлы авырулар госпиталенә китергәннәр», — диде Галимова.
Пациент анестезиология, реанимация һәм интенсив терапия бүлегендә дәваланган, аны үпкәне ясалма җилләндерү — ИВЛ-аппаратына тоташтырганнар. Ул уртача авырлыктагы шикәр диабетыннан интеккән. 3 июньдә пациентның йөрәге тибүдән туктаган, 30 минут дәвамында үткәрелгән реанимация чараларының файдасы булмаган.
«Ир-атның үлем сәбәбе — яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе», — диде ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе.
Фото: Салават Камалетдинов
Нет комментариев