Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктырган унынчы кеше вафат булды
Узган тәүлектә Татарстанда 75 яңа коронавирус очрагы ачыкланган, шул ук вакытта 246сы сәламәтләнгән.
(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктырган унынчы кеше вафат булды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Казанда 1963 елда туган кеше вафат булды. Ул 13 майдан дәваланган. Анда яңа коронавирус инфекциясенең авыр формасы булган», — диде Галимова.
Аның сүзләренә караганда, ир-атның хроник авырулары да булган, шул исәптән: көчле миелобласт лейкозы, авыр дәрәҗә тромбоцитопия, йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш җитмәү. Диагноз экспертиза белән расланган.
Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 белән зарарлануның 75 яңа очрагы ачыкланган. Казанда-24, Чаллыда - 23. Татарстанда коронавирус диагностикасы башланганнан бирле 2621 кешедә авыру ачыкланган. 1698 кеше дәваланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев