Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда карның кайчан явачагы билгеле

Быел көзге җылы көннәрнең озакка сузылуы сәбәпле, Татарстанда кар гадәттәгедән соңрак ятачак. Бу хакта «Татар-информ» га Казан федераль университеты галиме, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Күпьеллык климат нормасы буенча, Татарстан башкаласында даими кар катламы 19-21 ноябрьдә ята. Бу чорда, гадәттә, уртача тәүлеклек температура -5 градустан түбәнәюгә таба бара. Ләкин ел елга охшамый. Кайвакыт тотрыклы кар катламы декабрьдә генә ята. Аномаль җылылык аркасында әлегә кар күренми. Барысы да Атлантиканың киләчәктә безгә ни дәрәҗәдә актив тәэсир итүенә бәйле», — диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев