Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда көчле җил һәм яңгыр көтелә

Синоптиклар көндезге сәгатьләрдә һава температурасының +24 градуска кадәр җылыначагын җиткерде.

(Казан, 31 май, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 1 июньдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана.

Төнлә урыны белән, көндез күпчелек районнарда яңгыр явачак, урыны белән көчле, кайбер районнарда яшен һәм бозлы яңгыр да көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан исә. Көндез җилнең тизлеге секундына 18-23 метрга кадәр җитеп, давыллап көчәергә мөмкин.

Төнге сәгатьләрдә һаваның минималь температурасы +5..+10, көндез максималь температура +19..+24 градус җылы булачак.

Казанда шулай ук һава торышының бозылу ихтималы бар - яңгыр, яшен һәм бозлы яңгыр яварга мөмкин. Төнлә +7..+9, көндез +20..+22 градус былы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев