Татарстанда җил, яшен һәм +26 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Бүген, 6 сентябрьдә, Татарстанда җылы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар булачак. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.
Көндез 13 м/с кадәр җил көтелә, яшен вакытында ул 15-16 м/с кадәр көчәя ала
Төнлә термометр баганалары 6-11 градус, көнбатышта 14 градуска кадәр күрсәтәчәк. Көндез һава 21-26 градуска кадәр җылыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев