Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда ике укучы Бердәм дәүләт имтиханында 200 балл җыйган

Татарстанда ике чыгарылыш сыйныф укучысы Бердәм дәүләт имтиханында 200әр балл җыйган.

Укучылар рус теле һәм әдәбияты имтиханнарында шундый нәтиҗәгә ирешкән. Бу хакта журналистларга Казанның 139нчы мәктәбендә имтихан тапшыру пунктында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

«Безнең ике чыгарылыш сыйныф укучысы 200 балл җыйды. Алар – Түбән Каманың 10нчы мәктәбеннән Полина Еланская һәм Чистайның 1нче лицееннан Александра Гришанова», - дип сөйләде Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчесе.

Бердәм дәүләт имтиханының төп чоры 26 майда башланды һәм 1 июльдә тәмамлана. Рус телен һәм база математикасы тапшыручылар өчен өстәмә срок 6-19 сентябрьгә билгеләнгән.

Быел Татарстанда 124 имтихан тапшыру пункты, шул исәптән, мәктәпләрдә 1,5 мең аудитория һәм онлайн-видеокүзәтү белән 85 пункт оештырылган.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-ike-ukucy-berdam-daulat-imtixanynda-200-ball-yigan-5872619

Фото: © «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев