Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен саклау проектлары өчен грант булдырачаклар
Татарстанда республикада тупланып яшәүче халыкларның телләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән иҗтимагый оешмалар проектларына ярдәм итү өчен грант булдырырга планлаштыралар.
Татарстан Министрлар Кабинеты карары проекты хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза. Бу хакта «Татар Информ» хәбәр итә.
Грант күләме 200 мең сум тәшкил итәчәк, ел саен биш грант бүлеп бирү планлаштырыла. Татарстан территориясендә кимендә бер ел эшләүче теркәлгән иҗтимагый оешмалар алучылар була алачак.
Грант акчаларын хезмәткәрләр һәм чакырылган белгечләр хезмәтенә түләүгә, биналарны арендалауга, материаллар сатып алуга, транспорт чыгымнарына, элемтә хезмәтләренә, шулай ук проектны гамәлгә ашыру белән бәйле авторлык һәм лицензия килешүләренә тотарга мөмкин булачак.
Җиңүчеләрне сайлап алу «Минем субсидияләр»дәүләт мәгълүмат системасы аша узачак. Проектлар кимендә 50 кешене колачларга һәм массакүләм мәгълүмат чараларында инициативаларны гамәлгә ашыру турында публикацияләрне күз алдында тотарга тиеш.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы акчаларны куллануны һәм грант шартларының үтәлешен тикшереп торачак, ә конкурс комиссиясе проектларның актуальлеге, кадрлар белән тәэмин ителеше, гамәли әһәмияте һәм нәтиҗәлелеге буенча заявкаларны бәяләячәк.
Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/kyskaca-ianalyklar/tatarstanda-iasauce-xalyklarnyn-tellaren-saklau-proektlary-ocen-grant-buldyracaklar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев