Татарстанда яңа эш атнасы яшенле яңгырлар һәм көчле җил белән башлана
Дүшәмбе, 24 июльдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.
Яңгыр явачак, төнлә урыны белән, иртән аерым районнарда яшенле яңгыр көтелә. Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына – 7-12, иртән һәм көндез урыны белән 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Һава температурасы төнге сәгатьләрдә +12..+17, көндез +20..+25 градус тәшкил итәчәк.
Сишәмбе, 25 июльдә, көн болытлы булачак. Бераз яңгыр явачак, төнлә урыны белән явым-төшемнәр көтелә. Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына – 6-11, көндез урыны белән 15-28 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы +11..+16 градус тәшкил итсә, көндез исә термометрның терекөмеш баганасы +21..+26 градуска кадәр күтәреләчәк.
Искәртеп узабыз, бүген көндез Татарстанда сизелерлек явым-төшемнәр көтелми, көньяк-көнбатыштан искән җил көнбатышка күчә, тизлеге секундына - 5-10, урыны белән 14 метрга кадәр җитәчәк. Һава температурасы республикада +21..+26, Казанда +23..+25 градус тәшкил итәчәк.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-yana-es-atnasy-yasenle-yangyrlar-ham-kocle-il-belan-baslana-5874037
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев