Татарстанда һава температурасы +17 градуска кадәр төшәчәк
Татарстанда бүген болытлы һәм салкынча һава торышы саклана. Көндез һава температурасы +12..+17 градус була. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Урыны белән бераз яңгыр явачак, җил төньяк, төньяк-көнбатыштан исә, тизлеге секундына 14 метрга җитәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев