Яшел Үзәндә берничә йортны каза хәлендә дип бәяләп кешеләргә башка урынга китәргә кушалар. Кешеләр, бу бәяләмә ялганга нигезләнгән дип, каршы булса да, йортлар урынында парк төзергә җыеналар.
11 февральдә Яшел Үзәннән берничә кеше Татарстан Дәүләт шурасы каршына ялгыз пикетка чыкты. Әлеге кешеләр яши торган йортны хакимият каза хәлендә дип белдереп, анда гомер итүчеләрне бу йортлардан чыгарга куша.
Чарада катнашучыларның берсе "Татарстан хакимияте безнең милкебезне тартып алды. Без – сукбайлар", дигән шигар белән басып торды. Аның әйтүенчә, Мәскәү алдында бөтенләй башка хисаплар ясала һәм Татарстанда кешеләрне ипотека алырга мәҗбүр итеп өйләреннән куып чыгару инде гадәткә әйләнеп баруы турында беркайда да әйтелми.
"Русия президентына бу хакта сөйләрләрме, кешеләргә компенсация түләр өчен акча сорарлармы? Юк, дип кистереп әйтә бу кешеләр. Татарстан күз буяуга оста. Путин алдында хурлыкка кала алмый бит инде”, дип язалар акциядә катнашучылар үз хәбәрләрендә.
2018 елда Яшел Үзән хакимияте кешеләрне йортларыннан мәҗбүри чыгару өчен мәхкәмәгә 435 шикаять бирде. Хәзергә 136 эшне карау туктатылган. Ипотекага яки арендага фатир алып аңа күченгәндә яки хакимият тәкъдим иткән акчага ризалашканда мәхкәмә эшне карауны туктата. Мәхкәмә Яшел Үзән хакимияте биргән шикаятьләрнең 128ен канәгатьләндергән. Кешеләрнең күбесе йортларыннан чыгаруга каршы булган. Берничә мөрәҗәгать каралмаган килеш калган.
Узган көздә хакимият инде йортлардагы ут-суларны сүндерә башлады.
Азатлык Яшел Үзәнгә барып әлеге каза хәлендә дип табылган йортны карап, анда яшәүчеләр белән сөйләшеп кайтты.
Яшел Үзәндә гомер итүче 92 яшьлек Мәрфуга Һадиева яшәгән йортны җирле хакимият каза хәлендә дип таныды һәм аңа йорттан чыгарга кушты. Бу хәбәр күпләрне аптырашта калдырды. Азатлык хәбәрчесе Яшел Үзәнгә барып әлеге хәлне ачыкларга тырышты.
Азатлык хәбәрчесе килеп кергәндә Мәрфуга әби намаз укуын тәмамлый иде. Намазын тәмамлап, дисбеләрен тартып зикер әйтеп бетергәч безнең белән әңгәмә корды. Колагы бик начар ишетә, күзләре начар күрә – гомер буе авыр хезмәттә эшләү нәтиҗәсе. 1941 елда сугышның беренче көннәрендә үк 14 яшьлек Мәрфуганы Яшел Үзәннең Горький исемендәге кораблар төзү заводында снарядлар ясау бүлегенә эшкә бастыралар.
"Кем никадәр план башкарган дигән исемлек элеп куялар иде. Иң өстә Мөбәрәкҗанова (кыз фамилиясе – ред.) планны арттырып башкарган дип язалар иде”, дип искә ала Мәрфуга әби ул елларны. Сугыш тәмамланган көнне искә төшергәч исә күз яшьләрен тыя алмады. "Гомер буе дәүләтне торгызырга дип көчемне жәлләмичә хезмәт иттем. Сугыштан соң Ленинград, Керич, Таллинга да кораблар төзү заводларына эшкә җибәрәләр иде. Трюмнардагы пычракларны җыю, буяу, төзекләндерү эшләрен башкардык, кораблар өлешләрен ясадык”, ди ул.
Мәрфуга әбинең кызы Дания Перминова әнисенең берара кондуктор булып эшләве турында да искә төшерә, ләкин Мәрфуга әби кистереп "хурлык бу", дип сөйләмәскә куша. Соңыннан кызы Дания, әнисенең химияле буяулар белән эш итү сәбәпле глаукома белән авырып китүен һәм шунлыктан аңа заводтан китеп кондуктор булып эшләргә туры килгәнлеген әйтте, шуны Мәрфуга әби хурлык дип санаганын аңлатты.
Хакимият, яшәгән йортларын каза хәлендә дип танып, кешеләргә аннан чыгарга туры киләчәк дип кисәтә башлагач, Дания 92 яшьлек әнисенә моны ничек аңлатырга икәнен белми аптырап йөргән. Инде әнисенә барысын да сөйләп биргәч, Мәрфуга әбинең моңа ышанмавын, болай була алмый, халыкны урамда калдыра алмыйлар бит дип аңа ышанырга да теләмәвен әйтә ул.
"Аллаһ ярдәме белән сугышны исән-сау җиңеп чыгып, картлык елларымда шул хәлгә калырбыз дип һич уйламаган идек. Бу фатир үз тырышлыгыбыз белән эшләп алынган. Гомер буе дәүләтне торгызуга көчне кызганмый эшләдек, әллә фатирлы булырга лаек түгелме без? Ничек мине үз йортымнан урамга куып чыгарсыннар? Фашизмны җиңеп чыктык, хәзер хакимият безне фатирсыз калдыра инде. Бу бит фашизмнан да яманрак нәрсә", ди Мәрфуга Һадиева.
2012 елда Дания ханым әнисе белән бергә яшәгән ике бүлмәле фатирын сатып, шушы йорттан 2 млн сумга өч бүлмәлене сатып ала. "Минем әнием тыл ветераны, андый ветераннарның саны инде хәзер күп калмаган. Дәүләттән ялынып фатир сорап йөрмик дип, шушы районнан фатир алып монда күчәргә булдык. Әнием бот муенчыгын сындыру сәбәпле, фатир алганда була алмады. Фатирны шул сәбәпле үз исемемә яздырдым. Әнием бу фатирда язылган. 2015 елда безгә бу йорт имеш 2011 елда ук каза хәлендә дип танылган булуын әйттеләр. Бу – ялган. Ул документлар 2015 елда элекке дата белән теркәлгән дип уйлыйбыз. Документ 31 декабрьдә төзелгән. Ул елны 31 декабрь шимбә көнгә туры килгән, ял көнне кем йортларның авариялелеген тикшереп йөрсен ди.
2018 елда безнең бу милеккә хокукыбызны гамәлдән чыгардылар. Хәзер безгә бу фатир өчен 700 мең сум тәкъдим итәләр. 700 меңгә нинди фатир алып була бүгенге көндә? Безгә моннан ерак түгел урнашкан яңа йортларга күчәргә кушалар, ләкин андагы фатирларда 700 мең сум 6,2 дүрткел метр сатып алырга гына җитә. 15 елга ипотека алырга өндиләр. Нишләп без ипотека алырга тиеш ди. Безнең йорт бернинди каза хәлендә түгел", ди Перминова.
Әлеге йорт 1938 елда салына, аның белән бергә тагын дүрт нәкъ шундый ук йорт төзелә. Экспертиза кәгазьләренә караганда, 1нче санлы йорт каза хәлендә дип саналмый, 3нче санлысы санала, 9нчы йорт (Мәрфуга әби яшәгән) шулай ук каза хәлендә диелә, 11нче санлысы яшәргә яраклы, ә менә 13нче йорт 2010 елда капиталь ремонт күргән булса да, барыбер каза хәлендә дип танылган.
Шәһәр башкарма комитеты ясаткан экспертиза нәтиҗәләренә караганда, йорт 62 процентка тузган диелә. Ләкин экспертиза кәгазьләрен укыгач, анда язылган кайбер нәрсәләрнең чынбарлыкка туры килмәве күренә. Экспертлар язган документта кереш баскычлары, катлар арасындагы баскычлар агачтан ясалган диелгән, ә чынлыкта алар бетоннан эшләнгән. Тотынгычлар (перила) белән дә шул ук хәл: кәгазьдә алар – агачтан, ә чынлыкта – тимердән.
Йортта торучылар башкарма комитет экспертизасын ялган дип, бәйсез экспертлар яллаган. "Йортның никадәр тузганын белер өчен, үзебез бәйсез экспертиза ялладык. Алар тикшерүләр үткәргәннән соң, йорт 46 процентка гына тузган дигән нәтиҗә ясады. Һәм бу йортның паспортларын тикшереп, аның хезмәт итү чиге 150 ел диелде. Бәйсез экспертлар "конструктив элементлар йортта торырга мөмкинлек бирә. Ләкин кайбер җирләре өлешчә төзекләндерү таләп итә. Ул төзекләндерүне нәкъ хәзерге хәлдә башкару отышлы", дип яздылар", ди Дания ханым. Әлеге экспертизаны узган мәхкәмәдә кабул итмәгәннәр.
Әлеге йортта яшәүчеләр бәйсез экспертлардан башкарма комитет ясаган экспертизага бәя биреп рецензия язауны да сораган. Бәйсез эксперт язган рецензиядә хакимият экспертизасы үткәргән вакытта тиешле җиһазлар кулланылмаганы, үткәрү шартлары тиешле дәрәҗәдә үтәлмәве, димәк дөрес нәтиҗә дә ясала алмавы турында язылган.
Йортта яшәгән башка кешеләрнең дә фикерен белер өчен, күршеләрнең ишекләренә дә шакырга булдык. Беренче катта яшәүче Лида Шумилина ишекне ачты. Иң әүвәл аптырап калган булса, нинди мәсьәлә белән килгәнебезне белгәч фатирына да кертте. Бу мәсьәлә күршеләрне берләштергән, без кергәндә Лида ханым һәм аның кызы Нина Крайнова яшәгән фатирда күршесе Фәйрүзә Гомәрова да бар иде.
Крайнова да хакимият экспертизасында ялганнар булуын әйтте. "Бу хәлне чын мәгънәдә башкарма комитет башбаштаклыгы дип саныйм. Беренчедән, имеш идарәләр арасындагы акт 2011 елда төзелгән, бу – ялган. Ул актны укысаң, тулаем бер ялган икәнлеге күренә. Агачтан ясалган баскыч аралыклар, агач тотынгычларны каян тапканнар? Баскычлар бетоннан, тотынгычлар тимердән эшләнгән бездә. Ярар, түшәм агачтан ди, ләкин алар бөтен иске йортларда да агачтан. Экспертизаны йортта яшәүчеләрдән башка гына һәм тору урыннарын карап чыкмый гына үткәрделәр. Иң кызыгы – фатирларда обойлар асылынып тора, унитазлар ярылган дип язганнар экспертизада. Алар безгә керми генә безнең обойларны каян күргәннәр соң? Һәм асылынып торган обой, ярык унитаз йортны каза хәлендә дип санарга сәбәп була аламы?
Петр Землянский (Башкарма комитет сораган экспертизаны әзерләгән экспертларның берсе – ред.) тарафыннан үткәрелгән экспертиза 30-35 минутка якын вакыт алды, күренгән ярыкларны фотога төшерү һәм чардакка менү белән чикләнде. Безнең фатирга кереп фотога төшереп чыктылар, ул вакытта, югыйсә, мин аларга идәнне ачып күрсәтәм, базга төшеп карагыз фундаментның нинди дәрәҗәдә икәнен карарсыз дип тәкъдим иттем. Алар юк, кирәкми дип баш тарттылар. Нәтиҗәдә, экспертиза кәгазьләрен карасак, бәдрәф белән ванна бүлмәсе фотолары безнеке, ә тору бүлмәләре безнеке түгел иде.
Икенчедән, алар безнең йортны 2011 елда ук каза хәлендә дип таныган икән. Хәзер бит инде 2019 ел, һәм берни ишелми, җимерелми. Район башлыгы, шәһәр мэры Александр Тыгин тарафыннан эшләнгән башбаштаклык бу! Инвалидларның, картларның, балаларның бердәнбер йортларын тартып ала бит ул. Әлбәттә, бәлки кемнеңдер күчәргә башка фатиры бардыр, ләкин күбесенең бу бердәнбер тору урыны. 10-12 мең пенсия алучыларда каян тагын фатирлар булсын ди” дип сөйләде Нина Крайнова.
Лида Шумилина фатирын күрсәтеп чыкты һәм бу йортны бик җиңел генә җимереп тә булмаячак диде: "Карагыз, диварлар калынлыгы 60 см, биеклек 3 метр, бу – тулаем кирпечтән салынган диварлар, җиңел генә җимереп тә булмаячак, җимерер өчен бомба белән шартлату кирәк булачак". Әгәр экспертизадагыча диварлар, түшәмнәр җимерек булса, бездә дымлылык, күгәргән урыннар булыр иде, бездә андый күренеш юк. Канализация торбалары яңа, батарейлар яңа”
Фәйрүзә Гомәрова фатирында өч кеше яши: Фәйрүзә ханым үзе, оныгы һәм оныгының 3 яшьлек малае. Мәхкәмә карары белән 2017 елдан бирле фатирлары инде аларның милке саналмый һәм, Дания Перминова кебек, алар да февраль аенда фатирдан чыгарга тиеш: "18 февральдә югары мәхкәмәдә эшебез каралачак, безгә чыгарга кушалар, мин ике бала белән урамга чыгып китәргә тиеш булам. 15 елга ипотека алыгыз диләр. Миңа 70 яшь, нинди ипотека алыйм ди мин? Балам да әле эшли башлады гына. Кая барыйм мин?
Мин бу фатирны 2010 елда сатып алдым, ул вакытта беркем дә йорт искергән дип әйтмәде. Теркәлү процессын бернинди проблемсыз үттек. Менә күрше Дания 2012 елда алды. Ә бит, әгәр йортны 2011 елда ук каза хәлендә дип таныган булсалар, нәрсәгә нигезләнеп аларга проблемсыз теркәлү уздырдылар соң?
Мин ике тапкыр Мәскәүдә президент кабул итү бүлмәсендә булдым шул мәсьәлә белән. Президент киңәшчеләре миннән "сез үзәктә яшисезме?", дип сорадылар. Әйе, дим, каян беләсез? "Сезне шулай куып чыгаралар икән, димәк җирегез кирәк", дип җавап кайтардылар. Мәхкәмә карары белән сез инде милек хуҗасы саналмыйсыз, без инде бернәрсә дә эшли алмыйбыз диделәр”, дип әйтте Фәйрүзә ханым.
Февральдә йортны бушату таләп ителә, ә дүрт фатир хуҗалары әле һаман хосусый милек ияләре санала.
"Хакимият экспертизасында безнең йортка бәя биргән экспертка карата, дөреслеккә туры килмәгән мәгълүматлар биргән өчен дип, җинаять эше ачылган, Казанда хәзер мәхкәмәләргә йөрибез. Һәм тагын бер гаҗәп нәрсә – мәхкәмә карары нигезендә, мин әни белән февраль азагына фатирдан чыгарга тиеш, ә күршеләремнең кайберләре әле һаман хосусый милек иясе санала”, дип сөйли Перминова.
Хакимияткә бу йортларны юк итү нәрсә өчен кирәк?
"Тыгин белән очрашуда булдык. Шунда ул: "Менә сезнең йорт урынында парк төзим", диде. Әнә үзе яшәгән җирдә, Ореховкада төзесен парк. Моннан беркая да чыкмаячакбыз. Әгәр куа башласалар, барлык әйберләремне җыям да Тыгин йортына Ореховкага күчәм", дип белдерде Нина Крайнова.
"Ул бит безнең саф экологик мохит өчен көрәшкән була. Имеш, безнең шәһәрдә парклар аз икән. "Сезнең йорт урынында парк төзелеп, скәмияләр урнаштырылачак", диде шәхси очрашуда. Менә шул скәмияләрдә утырып торырбыз инде, аның каравы башыбызга түшәм ишелеп төшмәс. Рәхмәт "хөрмәтле" Тыгин әфәнде", дип сүзен тәмамлады Дания Перминова.
Нет комментариев