Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда чүп ташый торган “ЗИЛ” һәм йөк машинасы бәрелешеп беренчесе юл кырыена төшеп капланган

Юл-транспорт һәлакәте М7 трассасында Питрәч районы Шәле авылы янында килеп чыккан.

Татарстанда чүп ташый торган машина юл кырыена төшеп китеп ауган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

М7 трассасында Питрәч районы Шәле авылы янында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәте турындагы хәбәр бердәм 112 экстрен хезмәте номерына дүшәмбе, 14 майда 03 сәгать 30 минутта алынган.

М7 трассасының 854нче чакрымында ике йөк машинасы – чүп ташый торган “ЗИЛ” һәм йөк машинасы “Скания” бәрелешкән.

 

Бәрелешү нәтиҗәсендә чүп машинасы юл кырыена төшеп әйләнеп капланган, чүп җиргә коелган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, “Скания”нең 50 яшьлек йөртүчесе йоклап киткән һәм “ЗИЛ”гә барып бәрелгән.

Чүп ташый торган машинаның 67 яшьлек йөртүчесе зур булмаган зыян күргән. Янып китмәсен дип, ике машинаның да аккумуляторларын сүндергәннәр.


 

Фото: МЧС по РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев