Реклама
Радио һәм телевидение яңалыклары
Татарстанда чүп эшкәртү предприятиесен 2020 елның беренче яртысында төзи башлаячаклар
Генподрядчыны сайлаганда инвестор компетенциягә һәм тәҗрибәгә игътибар итә, республика компанияләре дә карала.
(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Осиново бистәсендә калдыкларны термик зарарсызландыру буенча завод 2020 елның беренче яртысында ук төзелә башлаячак. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «АГК-2» ҖЧҖ («РТ-Инвест» компаниясе-предприятие инвесторы составына керә) башкарма директоры Рамил Нигъмәтуллин шул турыда әйтеп узды.
«Хәзерге көндә Россия законнарында каралган барлык экспертизалар да тәмамланды. Баш дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсе алынды. Без подрядчы оешманы сайлау буенча конкурент процедуралар уздырабыз», — дип билгеләп үтте ул.
Конкурста катнашучылар арасында чит ил, Россия һәм Татарстан предприятиеләре бар. «Беренче чиратта, әлбәттә, подрядчы компетенциясенә һәм аның тәҗрибәсенә игътибар итәбез. Республикада химия, нефть химиясе, эшкәртү, энергетикада югары технологияле производстволар саткан предприятиеләр җитәрлек», — дип ачыклык кертте Нигъмәтуллин.
Проектка инвестицияләр якынча 25 млрд. сумны тәшкил итәчәк. Объектта 98 эш урыны булдырылыр дип көтелә.
Фото: архив/Рамиль Гали
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев