Татарстанда өч автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә «КАМАЗ» пассажиры зыян күргән
Юл һәлакәте кичә кич республиканың Балык Бистәсе районында булган.
(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда М7 трассасында ике йөк автомобиле һәм бер җиңел машина бәрелешү нәтиҗәсендә «КАМАЗ» пассажиры зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге һәлакәтне үз күзләре белән күргән кешеләр хәбәр итте.
«Авария кичә кичке алтылар тирәсендә Балык Бистәсе районында булган. Биредә «КАМАЗ» үзбушаткычы, «Скания» йөк машинасы һәм «Лада» автомобиле бәрелешкән. Нәтиҗәдә, үзбушаткыч яны белән әйләнгән», - дип белдерде алар.
Авариядә «КАМАЗ» пассажиры төрле тән җәрәхәтләре алган. Ир-атны травматология үзәгенә озатканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев