(Казан, 19 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 19 октябрьдә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Урыны белән яңгыр явачак.
Иртән һәм көндез көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 9-14, урыны белән 18-23 метрга кадәр җитеп көчәергә мөмкин.
Һаваның көндезге максималь температурасы Татарстанда - +6..+11, Казанда +7..+9 градус булачак.
Нет комментариев