Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда бавыр күчереп утырткан беренче хатын-кыз балага узган һәм сабыен тапкан

Бавыр күчереп утыртканнан соң хатын-кызларга ел дәвамында йөккә узарга киңәш ителми, тик бу очракта язмыш башкача хәл иткән.

(Казан, 29 март, «Татар-информ») Донор бавырын күчереп утыртканнан йөккә узып бала тапкан 38 яшьлек хатын-кызны Республика клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәгеннән чыгардылар. Ул Татарстанның бер районыннан.

Агентлыкка хастаханә матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, 2019 елның декабрендә Республика клиник хастаханәсе трансплантологлары командасы хатын-кызга бавыр күчереп утырткан. Үз органы аутоиммун гепатиты аркасында таушалган булган.

Мондый киң колачлы операциядән соң хатын-кызларга, донор органы организмнан аерыла башламасын өчен, ким дигәндә бер ел йөккә узмаска киңәш итәләр.

2020 елның июлендә үк хатын сабый көткәнен белгән.

«Мин әле трансплантациягә кадәр үк, Аллаһы бирсә, исән калырмын дидем. Башка вариантым юк иде. Безнең 15 ел балаларыбыз булмады һәм мин йөклелекне өзү турында уйламадым да. Йөклелекне күтәрә һәм баламны табасыма ышандым», - диде әни кеше.

Реклама

Декабрь ахырында ул күзәтү һәм кирәк булган очракта препаратларны билгеләү өчен Республика клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәгенә дәваланырга килгән.

Ә 37 атнада аның 3,5 килограмм авырлыктагы кызы туа.

 

Фото: Светлана Бочкарёва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев