Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда авыруны ничек дәваларга кирәклеге 30 минут эчендә хәл ителә башлаячак

Авыр хәлдә хастаханәгә эләккән, гомеренә куркыныч янаган кешеләргә медицина ярдәме тагын да тизрәк күрсәтелә башлаячак. "Татарстанның бердәм кардиолог-рентгенолог" хезмәте авыруга, кайда булуына карамастан, 30 минут эчендә төгәл диагноз кую мөмкинлеге бирә. - 2006 елда медицина тармагында модернизацияләү башланды. Бик күп заманча техника кайтартылды. Аларны нәтиҗәле куллану - мөһим бурычларның берсе...

Авыр хәлдә хастаханәгә эләккән, гомеренә куркыныч янаган кешеләргә медицина ярдәме тагын да тизрәк күрсәтелә башлаячак. "Татарстанның бердәм кардиолог-рентгенолог" хезмәте авыруга, кайда булуына карамастан, 30 минут эчендә төгәл диагноз кую мөмкинлеге бирә.


- 2006 елда медицина тармагында модернизацияләү башланды. Бик күп заманча техника кайтартылды. Аларны нәтиҗәле куллану - мөһим бурычларның берсе иде. Бер аппаратка өч-дүрт тәҗрибәле белгеч кирәк. Табиблар җитми. Без йә өстәмә кадлар әзерлибез, йә бердәм система булдырабыз дигән фикергә килдек. Соңгысы отышлырак булып чыкты. Татарстан буенча рентгенология өлкәсендәге иң тәҗрибәле 35 табибны тупладык. Алар "Бердәм рентгенолог" хезмәтендә график буенча кизү торачак, - ди Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының диспетчер үзәге директоры Ростислав Туишев.

Төнге сәгатьләрдә медицина ярдәме күрсәтү көндезге кебек үк югары дәрәҗәдә булсын өчен, тәҗрибәле белгечләр таләп ителә. Бу эшне нәкъ менә шул сайлап алынган 35 табиб башкарачак. Республика буенча кизү торучы дип тә атарга була аларны. Кизү табиб районнардан килгән авыру турындагы мәгълүматны "укып", якынча 30 минут эчендә диагноз куячак, авыруны ничек дәваларга кирәклеге турында белешмә бирәчәк. Бу район җирендәге авыруларга тиз арада медицина ярдәме күрсәтүдә аеруча мөһим. Авыруларга ерак аралар үтеп Казан хастаханәсенә килергә кирәк булмаячак, килгән очракта та анализлар, тикшеренү сүрәтләре махсус базада сакланачак.
22 майдан 8 июньгә кадәр рентгенолог-табиблар 300дән артык тикшерү уздырганнар. Бердәм хәзмәткә республика хастаханәләреннән көненә уртача 30лап тикшеренү сүрәте килеп ирешә икән.

Кардиология, рентгенологиягә кагылышлы барлык заманча аппаратлар бүген бердәм хезмәткә тоташтырылган. Хәтта "ашыгыч ярдәм" машиналарындагы аппаратлар да читтә калмаган. Бүген республиканың 11ләп медицина учреждениесе "Бердәм рентгенолог" хезмәтенә тоташкан. Чаллы, Чистай, Бөгелмә, Яшел Үзән, Әлмәт, Саба, Арча, Буа һәм башка районнарда авыр хәлдә китерелгән пациентларны аппаратлар ярдәмендә тикшереп, сүрәтләрен Казанга юллыйлар. Алай гына да түгел, шушы көннәрдә генә Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы Сахалин хастаханәләре белән килешү төзегән. Хәзер безнең табиблар Сахалиндагы авыруларга да дистанцион рәвештә диагноз куячак. Киләчәктә күрше төбәкләр дә бу бердәм хезмәткә кушылыр дип көтелә.

http://shahrikazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев