Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда авыл зиратында вандаллар 90 кабер ташын аударганнар

Яшел Үзән районы Бәчек авылын зиратында кабер ташларын аударганнар. Авыл җирлеге башлыгы Наил Гатауллин бу хәлнең инде дүртенче тапкыр булуын әйтте. Бәчек авылында кабер ташларын 1997, 2014, 2015 елларда аударган булганнар. Быелгы вандаллык килгән зыяны буенча иң зуры.

Зираттагы 93 ташны язулы яклары белән кабер өстенә аударып чыкканнар. Кайбер чардуганнарның тимерләрен дә каерганнар. Дүрт кабер ташы, ватылып, яраксыз хәлгә килгән.

Бу хәл 30 апрельдә иртәнге алтылар тирәсендә билгеле булган. Туганнарының каберен чистартырга дип килгән авыл кешесе, ауган кабер ташларын күреп, авылдашларын чакырган.

Шушы авыл кешесе Хәйдәр Сибгатуллин фикеренчә, бу хәл 25 апрельдән 30ына кадәр аралыкта эшләнгән булырга тиеш, чөнки каберләрдәге яңгыр, пычрактан чыгып, шундый нәтиҗәгә килгәннәр.

Хәйдәр Сибгатуллин әйтүенчә, Бәчек авылында мондый хәлләр элек тә булганын искәртеп, вандаллык эшләгән кешеләрнең ачыкланмаганын әйтте.

"Мин үзем эчке эшләр министрлыгында эшләгән кеше. Полицейскийлар миннән дә сорау алдылар. Кемдер дип шикләнә дә алмыйбыз - авылда ниндидер чит, килгән кешеләр дә юк. Мәчеттә дә ниндидер радикаль карашлы кешеләр юк", - ди ул. Шул ук вакытта ул бу вандаллыкны эшләгән кешеләрне теге яки бу рәвешчә авыл белән бәйле дигән нияттә торуын әйтте: "Полицейскийлар мондый хәлнең якын тирә авылларда гына түгел, республикада да юк икәнен әйттеләр. Бер очрак - Казандагы Яңа бистә зиратында булган, икенчесе - Бәчектә диделәр. Шулай булгач, безнең авылда яшәп киткән, яки бездә кемедер булган кешедер дип уйлыйм", - диде ул.

1 май көнне авылда өмә планлаштырылган булган. Өмә вакытында кабер ташлары урыннарына утыртылган. Вакыйга булган урында полиция хезмәткәрләре булган. Тикшерү эшләре бара.

Бәчек авылында Габдулла Тукайның апасы Бибисаҗидәнең дә кабере бар. Хәйдәр әйтүенчә, бу кабер эчтәрәк булу сәбәпле, зыян күрмәгән.

Искәртеп үтик, Казанның Яңа бистә зиратында да кабер ташларын аударганнар иде.

Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев