Татарстанда аномаль салкын һава торышы көтелә
Бүген, 7 гыйнварда, Татарстанда элегрәк урнашкан аномаль салкын һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Төнге һәм иртәнге суыклардан соң (-26 градуска кадәр, ә аязганда -29 градуска кадәр) термометр баганалары тәүлекнең якты вакытында -16, -21 градустан югары күтәрелмәячәк. Шул ук вакытта төбәкнең төньягында -25 градуска кадәр, Казанда -18 градустан -20 градуска кадәр суыклар көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев