Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда алдагы көннәргә ҺАВА ТОРЫШЫ билгеле булды

Алдагы 10 көндә Татарстан территориясендә уртача көнлек температура нормадан 1 градуска түбәнрәк булачак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеофаразлар бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина хәбәр итте.

"Киләсе атна урталарыннан уртача һава температурасы нормага киләчәк", - диде Ирина Трущина. - "Безгә җәй килде инде, әмма ул бераз салкынча гына", - дип тәгәенләде белгеч.

Моннан тыш, Татар-информ хәбәр итүенчә, белгеч "Көз җылы булырмы?" дигән сорауга да җавап бирде.

Реклама

"2010 елның эссе җәеннән соң булган фаразлар күрсәткәнчә, артык эссе җәйдән соң салкын кыш килү ихтималы 50 гә 50 генә. Шуңа да июльдә эсселәр башланып, шундый һава торышы сентябрьгә кадәр сакланыр, дип әйтеп булмый. Хәзер бу сорауга җавап бирү кыен", - диде белгеч.

---
Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев