Татарстанда +8 градуска кадәр җылыта, явым-төшем туктамый
Бүген Татарстанда температура күтәрелә, әмма һава торышы тотрыксыз кала. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада көн болытлы була. Явым-төшемнәр саклана, яңгыр фаразлана, кайбер урыннарда, урыны белән көчле, кар явуы көтелә.
Вакыт узу белән җил юнәлешен көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка үзгәртә. Көндез җил тизлеге секундына 6 - 11 метрга кала, дип җиткерә синоптиклар.
Болардан тыш, юлларда урыны белән бозлавык, кар боламыгы барлыкка килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев