Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда 55 мең сугыш ветераны яши

Бу сан узган елга караганда 10 меңгә кимрәк.

(Казан, 2 май, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). 2 майга республикада 55 034 сугыш ветераны исәпләнә. Аларның саны узган елга караганда 10 меңгә кимрәк. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

Республика ветераннарының 2055е - сугыш инвалиды, 515е - гамәлдәге армия составына кермичә Бөек Ватан сугышында катнашучылар, 195е - "Ленинград блокадасы" күкрәк тамгасы белән бүләкләнүчеләр.

Моннан тыш бүген Татарстанда 205 концлагерь тоткыны, 39 726 тыл хезмәтчәне исән. Шулай ук Татарстанда 12 338 сугыш ветераны һәм инвалидларының тол хатыны яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев