Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда 35 яшьлек ир янып үлгән

Яшел Үзән районында 35 яшьлек ир-ат янып үлгән. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

Кичә кич үзәк янгын пунктына Васильево бистәсендә Лесная урамында шәхси бер катлы йорт януы турында хәбәр алына. 153нче номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләрен күршеләре каршылаган. Эчтә кеше барлыгын җиткергәннәр. Бу вакытта йорт тулаем яна торган булган.

Янгын 40 минуттан сүндерелә. Су сипкәндә һәм конструкцияләрне актарганда йорт хуҗасы мәете табылган. 80 квадрат метрлы йорт тулаем янып беткән.
Янгынның беренчел сәбәпләре - ут белән саксыз эш итү.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев