Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда -33 градуска кадәр суыта

Бу атнада Татарстанда аномаль салкын һава торышы көтелә. Иң салкын көн шимбәгә, 6 гыйнварга, туры киләчәк, бу көнне термометрның терекөмеш баганасы -33 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Бу хакта республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Җомга, 5 гыйнварда, урыны белән бераз кар явачак, томан төшәргә мөмкин. Төнлә һәм иртән һава температурасы -22..-25 градус тәшкил итәчәк, аязган вакытта -28 градуска кадәр суыта. Көндез -16..-21 градус салкын булуы фаразлана.

6 гыйнварда аязучан болытлы һава торышы булачак, явым-төшем көтелми. Төнлә һәм иртән томан төшәчәк. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -24..-29 градус, аязган вакытта -33 градуска кадәр, көндез -17..-22 градус тәшкил итәчәк.

7 гыйнварда бераз җылыта, кар яварга мөмкин. Төнлә термометрның терекөмеш баганасы -18..-23 градус, урыны белән -26 градуска кадәр төшә. Көндез исә һава температурасы -11..-16, республиканың төньягында -19 градус тәшкил итәчәк.

«Киләсе атна башында, 8-9 гыйнварда, аномаль салкын һава торышы саклана. Явым-төшем ихтималы аз. Төнлә һәм иртән һава температурасы -24..-29 градус, аязган вакытта -33 градуска кадәр, 8 гыйнварда көндез -17..-22 градус, 9 гыйнварда -14..-19 градус тәшкил итәчәк», - диелә якынча фаразда.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-33-graduska-kadar-suyta-5881374

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев