Татарстанда +22 градуска кадәр җылы булачак
Августның соңгы көнендә Татарстанда болытлы һава торышы сакланачак, явым-төшем көтелми. Бу хакта ТР Гидрометүзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Көндез һава +22 градуска кадәр җылыначак. Төньяк, төньяк-көнбатыш җилләре исәчәк, аның тизлеге секундына 11 метрга җитәчәк, урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев