Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда 21 августтан 10 нчы сентябрьгә кадәр «Игътибар балалар» профилактик акциясе үтә.

Максаты- балаларның иминлеген тәэмин итү, хәвеф-хәтәрне кисәтү.

Соңгы 7 айда республика юлларында 257 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән, анда 8 бала вафат була, 271 е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала. Бәхеткә, Саба районында җәйге чорда балалар катнашында юл һаләкәте теркәлмәде. ЮХИДИ инспекторлары һәрдаим профилактика чаралары уздырып тора. Ул аеруча уку елы башлангач көчәя.

Электросамокатлар бүгенге көндә балалар арасында иң куркыныч транспорт чарасы булып санала. Аларның иң актив вакыты да кичке якта. Соңгы өч айда инспекторлар кагыйдә бозган 7 электросамокатлы баланы туктата. 16 яше тулган ике кешегә административ беркетмә төзелә, калганнарына «Тукта! Синең тормыш куркыныч астында» дигән карточка төзелеп, мәгариф учрежденияләренә озатыла. Аларның әти-әниләренә 100 сумнан 500 сумга кадәр штраф каралган. Баланың тормышы өчен иң беренче чиратта ата-ана җаваплы. Транспорт төрләре көннән-көн күбәйгән заманда, кагыйдәләр дә арта.

самокат

самокат

Куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан 24 августтан 3 сентябрьгә кадәр «Автобус» операциясе дә үтә. Инспекторлар «Яшен» оешмасының балалар һәм башка пассажирларны йөртүче автобусларын тикшерде. Агымдагы елның 7 аенда Татарстанда шоферларның юл йөрү кагыйдәсен бозуы нәтиҗәсендә 59 һаләкәт теркәлә. Анда 73 кеше зыян күрә. Без туктаткан автобуста да кайгыйдә бозулар ачыкланды. Пассажирларның күпчелеге, шул исәптән салондагы 1 бала да куркынычсызлык каешын ләктермәгән.

автобус

автобус

автобус

автобус

Юлда хәрәкәт мәңгелек. Кеше гомере бер генә. Кагыйдәләрне саклау, шул гомерне саклап кала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев