Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда 2024 елга коммуналь хезмәтләр өчен түләү үзгәрүдә чик индексларын раслыйлар

Татарстанда 2024 елга торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр үзгәрүдә чик (максималь) индексларын раслаячаклар. Республика Рәисенең указ проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, республикада торак-коммуналь хезмәтләр бәясе 2024 елның 1 июленә кадәр үзгәрмәячәк. Шуңа күрә беренче яртыеллыкта республиканың барлык торак пунктлары өчен 0 индексы күрсәтелгән.

Икенче яртыеллыкта чик индексы, торак пунктка карап, 10,8-15,7 процент тәшкил итәчәк.

Әйтик, 15,7 процент күрсәткече проектта телгә алынган 913 торак пунктның 218е өчен билгеләнгән. Моңа шул исәптән Казан, Чаллы, Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш авыл җирлеге, шәһәр тибындагы Алексеевск бистәсе һ.б. – 24 шәһәр, шәһәр тибындагы 17 бистә һәм 177 авыл җирлеге – керә. Аларда барлыгы 1 127 060 кеше теркәлгән.

695 муниципаль берәмлектә торак-коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар 10,8 процент чигендә үзгәрәчәк. Аларда барлыгы 2 874 656 кеше теркәлгән.

Казанда 1 июльдән коммуналь хезмәтләр өчен тарифларның фаразланган күләмнәре электр белән тәэмин итүгә – 4,1 сум/кВт.сәг., салкын су белән тәэмин итүгә – 29,41 сум/куб.м., су бүлүгә – 39,31 сум/куб.м., җылылык белән тәэмин итүгә – 2 371,63 сум/Гкал., газ белән тәэмин итүгә – 7,54 сум /куб.м., каты коммуналь калдыклар белән эш итүгә 549,58 сум/куб.м. тәшкил итәчәк. Кайнар суның бер кубометры 198,03 сум торачак.

Проект 2023 елның 12 декабренә кадәр коррупциягә каршы экспертиза уза.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-2024-elga-kommunal-xezmatlar-ocen-tulau-uzgaruda-cik-indekslaryn-raslyilar-5880062

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев