Татарстанда 2 миллионнан артык кеше Конституциягә төзәтмәләр кертүгә тавыш бирде
Гомуми сайлаучылар санының 69, 85 проценты тавыш бирүдә катнашты.
(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстанда беренче июльгә кадәр 2 миллионнан артык кеше Конституциягә төзәтмәләр кертүгә тавыш биргән. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев әйтте.
“Шунысын төгәл әйтә алам: тавыш бирү хокукына ия булган гражданнарның күпчелеге тавыш бирде. 30 июнь киченә 2 056 727 кеше тавыш бирде, бу гомуми сайлаучылар санының 69, 85 процентын тәшкил итә”, - ди Андрей Кондратьев.
Бүген, 1 июльдә, Россиядә РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүнең төп көне уза.
Фото: Автор: Гөлүзә Ибраһимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев