Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда 18 меңнән артык күп балалы ана пенсиягә вакытыннан алда чыкты.

Күп балалы әниләр картлык буенча иминият пенсиясенә вакытыннан алда чыгарга хокуклы.

Бу барыннан да элек 5 һәм аннан да күбрәк бала табып, аларны 8 яшькә җиткәнче тәрбияләгән әниләргә кагыла. Алар пенсиягә 50 яшендә чыга ала.  Дүрт һәм өч бала табып үстергән аналарга шулай ук вакытыннан алда - 56 һәм 57 яшьтә пенсия билгеләнә.

 Күп балалы аналарга вакытыннан алда пенсия билгеләү өчен төп таләпләр - 15 ел хезмәт стажы, шулай ук 28,2 пенсия коэффициенты булу, балаларны 8 яшькә җиткәнче тәрбияләү һәм ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү яисә уллыкка алуны юкка чыгару факты булмау.

 Татарстанлылар үзләренең хезмәт стажы һәм пенсия коэффициентлары турында мәгълүмат белән дәүләт хезмәтләре порталында таныша алалар.

 Сорауларыгыз булган очракта сез,  8 800 100 00 01 телефоны аша шалтыратып (шалтырату бушлай), Татарстан Социаль фонды бүлегенең контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итә аласыз.

 Моннан тыш, ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүмат Социаль фонд  сайтында һәм фонд бүлеге рәсми аккаунтларының ВКонтакте Телеграм Одноклассники социаль челтәрләрендә да  урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев