Реклама
Радио һәм телевидение яңалыклары
Татарстан юлында чираттагы куркыныч фаҗига: өч кешенең гомере өзелгән (ФОТО, ВИДЕО)
Татарстанның Арча районындагы коточкыч авариядә өч кешенең гомере өзелгән. Кичә Кырлай авылы янында «Рено» һәм «Тойота» автомобильләре маңгайга-маңгай бәрелешкән.
Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге юл һәлакәтен күргән кешеләр хәбәр итте.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, авария кичә иртәнге уннар тирәсендә Кырлай авылы янында булган. Биредә «Рено» һәм «Тойота» автомобильләре маңгайга-маңгай бәрелешкән. Нәтиҗәдә, ике машина да кюветка төшеп киткән.

Шаһитлар әйтүенчә, авариядә «Тойота» машинасындагы өч кешенең гомере өзелгән. Төрле тән җәрәхәтләре алган «Рено» шоферын хастаханәгә озатканнар.
Аңа кадәр язган идек: Фаҗига: Татарстанда җиңел машина фура астында калып изелгән. Үлүчеләр бар (ФОТО)
---
Матбугат.ру
№ --- | 14.01.2020
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев