Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстан югары уку йортларында кабул итү кампаниясе кайчанга кадәр баруы мәгълүм

Быел югары уку йортларына укырга керергә теләүче абитуриентлар барлыгы 5 югары уку йортына һәм күп дигәндә 3 белгечлек буенча гариза бирергә хокуклы.

(Казан, 27 июнь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Быел югары уку йортларына укырга керергә теләүче абитуриентлар барлыгы 5 югары уку йортына һәм күп дигәндә 3 белгечлек буенча гариза бирергә хокуклы. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов искәртеп узды.

Абитуриентлардан документларны кабул итү кампаниясе 20 июньгә кадәр игълан ителергә тиеш иде.

Өстәмә имтиханнар тапшыручылардан (күп очракта иҗади конкурслар) документлар кабул итү 7 июльгә кадәр дәвам ителә.

Югары уку йортлары тарафыннан уздырыла торган өстәмә имтиханнар нәтиҗәләре буенча документлар кабул итүләр 10 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

26 июльдә югары уку йортлары бөтен абитуриентлардан да документлар кабул итүне туктатачак.

Уку йортына керү-кермәү хакында карар ректорлар тарафыннан 29 июльдә чыгарылачак. Бюджет урыннарына укырга керүчеләрнең 80 проценты исемлеге исә 3 августта билгеле була. Калганнары - 8 августта, шул ук көнне кабул итү кампаниясе тулысынча тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев