Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Татарстан яшьләре" баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев вафат

Заманында иң зур тиражга ия булган "Татарстан яшьләре" газетасының баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев соңгы айларда яман чир белән авырый иде. Кызганыч, ул куркыныч авыруны җиңә алмады...

Күп татар журналистларының остазы булган Исмәгыйль Шәрәфиев белән хушлашу бүген 8 сәгать 30 минутта Салмачы бистәсендәге йортында булачак. Ул туган ягы Әтнәдә җирләнәчәк, дип хәбәр иткән "Татар-информ"га кызы Айгөл Шәрәфиева.

Салмачыда адрес - Камышлы ур, 116 йорт.
Сүз уңаеннан, быел "Бәллүр каләм" журналистлар бәйгесенең гран-при бүләге Исмәгыйль Сәлмән улына тапшырылган иде. Аның кызы Айгөлгә сәхнәдә "Лада Калина" автомобиле ачкычын бирделәр. Бүләкне алырга Исмәгыйль абый үзе инде килә алмаган иде...

"Саба дулкыннары" коллективы Исмәгыйль абыйның якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев