Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы COVID-19 профилактикасы кагыйдәләрен искәртә

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы COVID-19 чирен йоктырмас өчен үтәлергә тиешле кагыйдәләр турында искәртә. Министрлык үзенең сайтында «Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге»нең киңәшләрен чыгарды.

«Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәгез. Кулларыгызны сабын белән юыгыз. Төчкергәндә яки йөткергәндә бер тапкыр кулланыла торган салфеткаларыгызны кулланыгыз. Йөзегезгә бары чиста салфеткалар яки юылган куллар белән генә кагылыгыз.

Коронавирус белән хәл бик кискен торган илләргә сәяхәтләрне кичектерегез.

Өегездән чыгуга ук профилактика чараларын үтәргә кирәген онытмагыз. Кирәкмәгән урыннарга барудан баш тартыгыз һәм, мөмкин кадәр, кешеләр күпләп җыела торган урыннарны урап узыгыз.

Йогышлы чир йоктыру ихтималының дәрәҗәсенә карап, сулыш органнарын саклау чараларын (бер тапкыр кулланыла торган медицина битлеге, респиратор, һ.б. битлекләр) файдаланыгыз.

ОРВИ симптомнары барлыкка килгән очракта, табибка вакытында мөрәҗәгать итегез.

Исегездә тотыгыз, кисәтелгән, димәк, әзер тора!» – дип кисәтә белгечләр.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-salamatlek-saklau-ministrlygy-covid-19-profilaktikasy-kagyidalaren-iskarta-5857229

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев