Татарстан синоптиклары яшен һәм җил көчәюе турында кисәтә
Татарстан Гидрометеорология үзәге һава шартлары бозылуы турында хәбәр таратты.
(Казан, 3 июль, "Татар-информ"). Татарстан синоптиклары һава шартлары начараюы хакында кисәтә.
Бүген кичен, иртәгә төнлә һәм көндезен урыны белән республикада яшен һәм кыска вакытка җил көчәюе көтелә. Көнбатыштан исүче һава агымының тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Казанда яшен булу ихтималы 3 июль кичендә, 4 июль төнендә һәм иртән зуррак, дип билгеләп үтә республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев