Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстан синоптиклары республикада “Мәскәү” гарасаты хакындагы кисәтүне кире какты

Метеорологлар фаразлары буенча, 1 июньдә көннең икенче яртысында республикада яшенле яңгыр, боз явуы көтелә, әмма ул артык көчле булмаячак.

(Казан, 31 май, "Татар-информ", Оксана Романова). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстан территориясенә Мәскәүдә 28 һәм 29 май көннәрендә үткән гарасат якынлашуы турындагы социаль челтәрләрдәге SMS- һәм кисәтү интернет-хәбәрләрен кире какты. "Татар-информ"га Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе Феликс Гоголь аңлатуынча, 1 июньдә республикада давыл көтеләчәге турында кисәтү булган, әмма ул Мәскәүдә булганы белән чагыштыра торган түгел.

Татарстанда 1 июньдә 10 нан 22 сәгатькә кадәр өермәле җил булуы турында кисәтү рәсми рәвештә җиткерелә: урыны белән яшенле көчле яңгыр, боз явуы, секундына 18 - 23 метрга кадәр өермәле җил көтелә.

Реклама

Искәртеп үтик, республика халкына Татарстан территориясенә якынлашып килүче гарасат турында SMS-хәбәрләр һәм кисәтүләр таратыла башлады. Әмма Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе бу хәбәрләрне кире какты.

"Мондый СМС-хәбәрләрне таратуны кем оештыргандыр - белмибез. Көне буе матбугат чараларында да, социаль челтәрләрдә дә шау-шу. Ниндидер тузга язмаган хәбәрләр таратыла... Бүген төнлә берни дә булмаячак, ә менә иртәгә давыл турында кисәтелә, әмма ул Мәскәүдәге кебек көчле булмаячак. Бу иртәгә көннең икенче яртысы һәм кич көтелә, көнбатыш районнарда иртәрәк башлануы ихтимал, әмма, нигездә, процесс көннең икенче яртысында башланачак", - диде Феликс Гоголь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев