Татарстан синоптиклары буран, кар көртләре булуы турында кисәтә
Татарстанның кайбер районнарында һәм Казанда 500-1000 метр күз күреме белән буран фаразлана.

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе 20 февральдә төнлә һәм көндез һава торышы начарлануы турында кисәтә.
Татарстанның кайбер районнарында һәм Казанда 500-1000 метр күз күреме белән буран (Казанда төнлә һәм иртән); көньяк-көнбатыштан секундына 17-22 метр тизлектәге җил (Казанда секундына 15-18 метрга кадәр); бозлавык (Казанда төнлә һәм иртән); кар көртләре, аяк астында кар боткасы булыр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев