Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстан Росреестры хезмәткәре кызы Әнисә Зарипова Халыкара балалар дөнья картасы конкурсында катнашуга номинацияләнгән.

Быел конкурсның Россия этабында бөтен илдән 260тан артык бала катнашты.

Барбара печеник исемендәге Халыкара балалар дөнья картасы конкурсының Россия этабы жюри утырышы йомгаклары буенча Саба һәм Теләче районнары буенча муниципальара бүлекнең әйдәп баручы белгеч-эксперты кызы Эльмира Зарипова – Әнисә Зарипова 9 яшьтән 12 яшькә кадәрге яшь категориясендә 1 урынны яулады. Конкурска «Гармония» эше тәкъдим ителде. Ул шулай ук конкурсның халыкара этабында катнашу өчен дә номинацияләнгән. Аның нәтиҗәләре 2025 елның августында Ванкуверда Халыкара картография конференциясендә игълан ителәчәк.

4 нче сыйныф укучысы Әнисә Зариповага күптән түгел 11 яшь тулды. Кечкенәдән үк рәсем ясарга ярата, Саба сәнгать мәктәбендә икенче ел гына шөгыльләнә, ләкин яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Әнисә шулай ук хореография белән дә мавыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев