Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстан Республикасының мәйданы 139 гектарга артты

Татарстан Республикасының гомуми мәйданы төбәк чикләрен билгеләү буенча эш нәтиҗәсендә 139 гектарга арткан. Бу хакта Татарстанның Министрлар Кабинетында узган брифингта җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин хәбәр итте.

«Эш барышында башта 573 проблемалы җир кишәрлеге табылды, һәм дәүләт фондының картографик материалларына үткәрелгән анализ нәтиҗәләре буенча Татарстан мәйданы 139 гектарга артты», – дип аңлатты министр.

Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы башлыгы бүгенге көндә өч проблемалы мәсьәлә калуын билгеләп үтте. Аларның икесе Удмуртия территориясе белән уратып алынган. Бу җирләр Татарстан урман фондына кергән. Моннан тыш, Киров өлкәсе белән чиктәш булган Кукмара янындагы участок турында сүз бара, анда «Бакыр тау» тау чаңгысы базасы урнашкан.

Әгәр дә тау чаңгысы базасы Киров өлкәсе территориясендә калса, иминлекне тәэмин итү (полиция, ашыгыч ярдәм, янгын сүндерүчеләр) буенча сораулар туачак, чөнки якындагы торак пункт Татарстан территориясендә урнашкан, дип билгеләп үтте Әһлиуллин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев