Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннехановның Ураза бәйрәме уңаеннан ТӘБРИКЛӘВЕ

Кадерле татарстанлылар! Хөрмәтле ватандашлар! Сезне Рамазан ае тәмамлану һәм Гайдел-фитр - Ураза гаете уңаеннан чын күңелдән котлыйм.

Мөселманнар өчен шатлыклы бу көндә кояш чыгу белән дөньяның барлык мәчетләрендә күмәк бәйрәм намазы укыла: кешеләр Аллаһка чиксез рәхмәте өчен мәдхияләрен ирештереп, җәһәннәмнән коткаруын һәм иминлеккә ирештерүен сорап дога кыла. Изге ай буена мөселманнар харамнан тыелып, бары Ходай кушканнарны үтәп - шәфкатьле эшләр кылып, ятимнәргә, игътибарга мохтаҗ, ялгыз һәм авыру кешеләргә ярдәм итеп, ураза тотты. Изге Коръәндә бер генә игелекле эш тә савапсыз калмас, диелгән.

Ураза бәйрәме тынычлыкка, үсеш һәм алгарышка этәргеч бирә торган бәрәкәтле көчкә ия. Ислам дөньясында еш кына низаглар булып һәм каршылыклар туып торган хәзерге заманда өммәтнең бердәмлеге һәм күтәрелеше хакына татулыкка һәм камил акыл белән гамәл кылырга өндәү аеруча мөһим. Бу мөнәсәбәттән караганда, Татарстан мөселманнарыннан Россиядә генә түгел, дөнья күләмендә дә үрнәк алырлык.

Төрле дин тотучыларның барысына да үсеш өчен бердәй шартлар тудырылган республикабызда мөселманнар борынгыдан туплана килгән рухи хәзинәләргә тугрылык саклый, иҗтимагый тормышта, динара һәм дәүләт белән конфессияләр арасында хезмәттәшлектә актив катнаша.

Соңгы айларда булып узган вакыйгалар хак юлдан баруыбызга саллы дәлил булды. Болар арасында Татарстан Республикасы мөселманнарының җиденче съезды, Татар дин әһелләренең «Милли үзенчәлек һәм дин» сигезенче бөтенроссия форумы, «Изге Болгар җыены» аеруча зур әһәмияте ягыннан аерылып тора. Сентябрь аенда беренче шәкертләрен кабул итәчәк Болгар ислам академиясе биналар комплексын төзү эшләре тәмамланды.

Татарстан мөселманнарының игелекле эш-гамәлләре һаман арта-ишәя барачагына шигем юк.

Реклама

Һәммәгезгә ихлас йөрәктән бәхет, тынычлык һәм иминлек телим. Ходай күңелләребезне иман, миһербан, мәрхәмәт һәм мәхәббәт нуры белән яктыртсын!

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миннеханов

http://shahrikazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев