Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең көчәюе турында кисәтү

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мөхитне күзәтү идарәсе» хәбәр итә:

2024 елның 11 апреле  17.00 сәгатьтән 12 апрель 18.00 сәгатькә кадәр

метеорологик күренешнең көчәюе көтелә.

11 апрель көн азагында һәм кичендә, 12 апрель төнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен көтелә.

11 апрель кичендә, 12 апрель тәүлек дәвамында Татарстан Республикасы территориясендә 15-18 м/с көчле көнбатыш җиле көтелә.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Бинаның эчендә булырга, аннан чыгуны чикләргә киңәш итәбез. Балаларны олылар карамагында калдыру мөһим.

2. Әгәр көчле җил вакытында Сез урамда калсагыз, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Йорт диварлары янында көчле җилдән качып ятарга кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Биек агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил белән сынган ботаклар зур куркыныч тудыра ала.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә килү куркыныч.

6. Куркынычны өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары һәм җил белән өзелгән әвәләп ясаган декор элементлары тудыра ала. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябырга, балконнардан тышка чыгарга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Яшен вакытында:

Әгәр дә, Сез велосипедта яки мотоциклда барганда, яшенле яңгыр явып китсә, һичшиксез, хәрәкәтне туктатыгыз һәм үз транспорт чарагыздан якынча 30 метр ераклыкка читкә китегез. Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә аңлашылмаучанлыклар килеп чыгуы искәртелмәгән. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бозык һава торышының узып китүен көтәргә кирәк.

Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтта) ятып торырга киңәш ителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буаларның булмавы мөһим, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.

Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга кирәк.

Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

 

 "Телефон доверия" ГУ МЧС России по РТ 8 (843) 288-46-96.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев