Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең егерменче корылтае
Әлеге чарада якташыбыз үзе дә катнашкан
“Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең егерменче корылтае булды. Алдагы дүрт елда да Язучылар берлеге рәисе булып Ркаил Рафаэль улы Зәйдулла сайланды” – дип язган ВКонтакте социаль челтәрендәге битенә Байлар Сабасында яшәүче, берничә китап, 100дән артык җыр текстлары авторы, 2018нче елда "Болгар" милли музыкаль премиясе, 2021нче елда "Яңа татар җыры" бәйгесендә 3нче дәрәҗәдәге премия иясе, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Илмира Гыймаева. Әлеге чарада якташыбыз үзе дә катнашкан.
Шагыйрәнең бер матур шигыре сезгә бүләккә.
Якты сагыш
Шәфәкъ нуры тау-тау болытларга
Серле нәкыш сипкән.
Болытларны тылсым дөньясының
Чәчәкләре иткән.
Төсләр уйный болыт кочагында
Күзләр камаштырып.
Кояш баешында таң балкышы
Уйный саташтырып.
Дөнья матур, дөнья киң бит диеп,
Килә кычкырасы.
Яшен булып килә юллар сызып,
Җиргә сыенасы...
Яңадан туасы...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев